Әлифба бәйрәме Түбән Чат авылында икенче ел инде олылап уздырыла, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп билгеләп үтелә ул
Әлифба бәйрәме Түбән Чат авылында икенче ел инде олылап уздырыла, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп билгеләп үтелә ул. Шундый күркәм кичә Ихлас мәчетендә узды.
Гарәп алфавитындагы 28 хәрефне, аларның укылышын, язылышын, ислам дине нигезләрен, Коръән сүрәләрен, догаларын быел 6 кеше үзләштергән. Ә өйрәнүчеләр тагын да күбрәк.
Гыйлем алырга беркайчан соң да, иртә дә түгел. Шуңадырда, мәчеттә гыйлем алучылар арасында яшьләрдән алып җитмеш яшен узган ханымнар да белем туплый. Кеше гомер буе гыйлем алса да, гыйлем савытын тутыра алмый. Бишектән ләхеткәчә укыганда да гыйлем савытында урын кала.
Кичә барышында бер ел гына белем алган мөслимәләр дә, белем бирүче мөгаллимәләр дә, кунак булып килгәннәр дә үз теләк-фикерләрен җиткерә алдылар.
Әлифба бәйрәмендә Мәсәгүт мәктәбенен укучылары да катнашты.
#ППМИ_2024ВерхнийЧат
#ППМИ_2024ЯнаульскийРайон